Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә яшь көрәшчеләр арасында Яңа ел турниры үтте

27 декабрьдә Зәйнең «Старт» спорт комплексында спорт көрәше буенча район күләмендә Яңа ел турниры узды.

Ярышларда грек-рим көрәше бүлегенең 52 һәм ирекле көрәш бүлегенең 74 укучысы катнашты. Ачылу тантанасында Зәй шәһәренең спорт көрәше федерациясе рәисе Николай  Тихонов, «Зәй» спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатов, Россиянең атказанган тренеры, СССРның спорт мастеры Равил Салихов, Зәй шәһәренең мактаулы гражданины, ТР атказанган спорт мастеры, Регина Салихова, билбау көрәше буенча спорт мастеры Екатерина Гордейко, ирекле көрәш буенча спорт мастеры Анатолий Терентьев катнаштылар.  Барлык катнашучыларга да татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды, җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Аерым рәхмәт сүзләрен хөрмәтле иганәчеләребез - «Зәй шәһәре спорт көрәше федерациясе» рәисе Николай Тихонов, "Энергостроймонтаж төзелеш компаниясе" ҖЧШ җитәкчесе Александр Никитин, "Сафар" ҖЧШ җитәкчесе Лилия Тихонова, шәхси эшмәкәр Ришат Шакиров, әлеге көрәш бәйгесен төп оештырып йөрүчеләрнең берсе булган Марсель Миңнехановка юллыйбыз.

Сезнең ярдәм – спорт көрәшен үстерүгә, талантлы спортчыларыбызга ярдәм итүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертү ул. 

Турнирның ябылу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты, спортчыларны һәм тренерларны турнир белән котлады  һәм алга таба да  уңышлар теләде.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев