Зәйдә Яңа ел күңелле стартлары оештырылды
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында җиңел атлетика буенча «Барс» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында тренер Ирина Дылевская Яңа ел күңелле стартлары уздырды.
Ярышлар йөгерү, сикерү, ыргыту һәм координация элементларын үз эченә алган эстафета форматында узды. Командаларга бүленгән катнашучылар җиңүгә омтылып, тизлек, җитезлек һәм команда рухы күрсәттеләр. Яңа ел күңелле стартлары чын спорт һәм дуслык бәйрәменә әверелде. Алар яшь спортчыларга үз сәләтләрен күрсәтергә һәм көч сынашырга мөмкинлек биреп кенә калмады, аларга уңай хис-кичерешләр һәм Яңа Ел кәефе дә бүләк итте. Ярышлар йомгаклары буенча барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырылды.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев