Зәйдә футбол сөючеләр «Чыршы бәйрәме» үткәрде
“Мәктәптә футбол” Бөтенроссия проекты кысаларында Зәйнең 2нче мәктәбендә 19 декабрьдә «Футболчылар чыршы бәйрәме” үтте.
Укучылар актив катнашып, үз куллары белән Яңа ел уенчыклары ясадылар.
Футбол тематикасына матур, креатив чыршы уенчыклары килеп чыкты. Бу футбол туплары, футбол бутслары, футбол клублары логотиплары, танылган футболчылар сурәтләре, футбол атрибутикасы булган әкият геройлары иде. Соңыннан бизәлгән чыршы янәшәсендә бәйрәм иттеләр.
фотолар футболчылардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев