Зәйдә бассейннар, тренажер заллары ничек эшли?
Кыш көне булса да, йөзәргә яратучылар өчен шәһәребездә уңайлыклар бар. Билгеле булганча Зәйдә ике бассейн эшли.
“Дулкын-Волна” бассейнының эш графигы:
Тренажер заллары, кече һәм зур чашалар 31 декабрь көнне көндезге сәгать 12дән кичке 5кә кадәр эшли. 1 гыйнвар – ял көне. Ә 2-11 гыйнварда һәр көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 9га кадәр килеп шөгыльләнергә мөмкин. Бассейнга һәр сәгать башында 15 минут алдан кертү башлана, соңга калып бассейнга керү кабул ителми. Белешмәләр өчен телефон: 99-001.
Яңа шәһәрдәге “Старт” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейны эш графигы:
31 декабрьдә бассейн иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр эшли. 1 гыйнвар- ял көне.
2-11 гыйнварда бассейн көн саен иртәнге сәгать 8дән кичке 9га кадәр эшли.
Бассейнга һәр сәгать башында 15 минут алдан кертү башлана, соңга калып бассейнга керү кабул ителми. Белешмәләр өчен телефон: 2-80-77.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев