Зәйдә балалар футболны яратып уйный
Спорт

Зәйдә балалар футболны яратып уйный

10 июньдә Бөгелмәнең «Энергетик» стадионында «Күн туп» Бөтенроссия футбол уеннарының икенче этабы кысаларында, 2009-20210 елларда туганнардан төзелгән командалар арасында төбәк ярышлары үтте.

Анда Зәйнең «Барс» командасы Бөгелмәнең яшь футболчылары белән очрашты. Уен 0:1 исәбенә безнекеләр файдасына төгәлләнде.

Ә 13 июньдә Зәйнең «Энергия» стадионында 2013 елгылардан төзелгән командалар арасында республика беренчелеге өчен футбол уеннарының чираттагы этабы булды. Анда безнең барслылар Мамадышның «Олимп» командасына 2:3 исәбенә оттырды.

Командаларның тренеры Илшат Халиков.


Нет комментариев