Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә авыл районнары арасында җиңел атлетика ярышлары үтте

16 — 18 майда Зәйнең «Энергия» стадионында авыл районнары командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча республика чемпионаты узды.

Ярышларда Зәй, Азнакай, Түбән Кама, Яшел Үзән, Саба, Балтач муниципаль районнары командалары катнашты.

Команда ярышларында Саба районы җиңү яулады. Зәй районы — II, Азнакай районы командалары III урын алды. Эстафетада да урыннар шулай ук бүленде.

1500 метрга йөгерештә Сабадан Аяз Арстамбеков — I, Зәйдән Линар Москов — II, Балтач районыннан Әмир Сөнгатуллин III урында. Хатын-кызлар арасында Зәйдән Гөлназ Тихонова җиңү яулады, Анастасия Утяганова өченче урынга чыкты. Саба районыннан Гөлнар Гаделшина икенче урынны алды.

фотолар спорт  идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев