Зәйдә авыл яшьләре волейбол уйный
19 августа Зәй районы Сәвәләй авылында волейбол буенча «Җәйге Кубок» республика ярышлары икенче этабы үтте.
Авыл кешеләрен актив спортка тарту максатын күздә тотып, районда игълан ителгән Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында уздырылган ярышларда күрше район авыллары командалары катнашты. Нәтиҗәдә Зәй командасы — I, Тукай районы командасы — II, Түбән Уратма авылы командасы — III урын алды. Уеннарның финалы Зәйдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев