Зәй тренеры шәкертләре – халыкара ярышлар җиңүчеләре
19-22 февральдә Астана шәһәрендә спорт көрәше буенча халыкара ярышлар узды.
Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты. 70 килограммнан артык авырлык категориясендә Азилә Фатыйхова, 85 килограммнан артыграк категориядә Динар Садреев чемпион булдылар. 77 килограмм авырлык категориясендә Ислам Гәрәев көмеш медаль яулады. Команданы Россиянең атказанган тренеры Равил Салихов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев