Зәй спортчылары чаңгыда узыш буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясый
Спорт

Зәй спортчылары чаңгыда узыш буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясый

Зәйнең “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының 1нче туры бара.

Кичә ярышларның беренче көне нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә булды:

Хатын-кызлар арасында классик стильдә узышта:

1 урында  — Мацокина Христина (Зәй)
2 урында  — Ибраһимова Ирина (Зәй)
3 урында  — Исрафилова Алия (Балтач)
4 урында  — Вәлиуллина Алинә (Зәй)
5 урында  — Тюленева Кристина (Зәй)
 

Ир-атлар арасында классик стильдә узышта:

1 урында  — Васильев Радим (Әгерҗе)
2 урында  — Владыкин Роман (ТР җыелма командасыннан)
3 урында  — Филатов Булат (Сарман)
4 урында  — Митрошин Владимир (Чаллы)
5 урында  — Фадеев Никита (Чаллы)

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев