Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә фигуралы шуу буенча Россия чемпионатында спортчылар кыска программа буенча ярышты. Анда без якташыбыз, тумышы белән Зәй районы Аксар авылы кызы Динә Хөснетдинова өчен җан аттык.
Динә илнең иң-иң булган хатын-кыз фигуралы шуучылары арасында үзен көчле көндәш буларак күрсәтте. Ул кыска программада 70,62 балл җыеп җиденче урынны алды. Ә иртәгә безнең Динә ирекле программа буенча чыгыш ясаячак, туры трансляцияне интернет челтәрендә 18:05 тән күзәтергә мөмкин.
Якташыбыз өчен изге теләктә булыйк.
автор фотосы
Нет комментариев