Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй каратистлары тагын җиңүләр белән кайтты

17 мартта Казанда 10-11, 12-13 яшьлекләр арасында каратэ киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар узды.

Анда Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан 300гә якын яшь спортчы катнашты. Безнең шәһәр данын әлеге ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Алексей һәм Владимир Ревин кул астында шөгыльләнүчеләр яклады.

Бәйге Россия беренчелегенә сайлап алу туры да булып торды. Ярышлар ике дисциплинада — ката һәм кумитэда узды. Безнең егетләр югары спорт дәрәҗәсендә чыгыш ясады. Ката дисциплинасында беренче урынны Егор Ревин алды. Ә кумитэда үз категорияләрендә Егор Ревин, Радаль Селиверстов, Роман Решетов, Амелия Камалиева, Умукурсум Ихинданова җиңүчеләр булдылар. Көмеш медальне Алексей Комиссаров яулады. Бронза призерлар булып Адилия Фаршатова, Элиза Агапова, София Москова, Айрат Вәлишин, Раил Гомәров танылдылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең спортчылар гомумкоманда исәбендә җиңүче булдылар, безнең республика командасы яулаган 11 беренче урынның 6сын зәйлеләр алуга иреште. Спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны җиңү белән котлыйбыз һәм аларга Санкт-Петербург шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев