Зәй йөзүчеләре уңышлары белән сөендерде
27 декабрьдә Чаллыда «Дельфин» бассейнында йөзү буенча бер көнлек «Чемпионнар старты» ярышлары узды.
Бу ел дәвамындагы әлеге төр ярышларның икенче этабы булды. Бу этапта Татарстаннан 26 тренер 347 спортчы катнашты. Ярыш шартлары буенча биредә 50 һәм 100 метр арага дистанциядә узышу каралган иде. Һәр этап йомгаклары буенча һәр яшь төркемендә акчалата бүләкләү үткәрелде.

Бу этап йомгаклау этабы булганлыктан, очколар буенча иң яхшы 6 дистанция өчен бүләкләү башкарылды. Зәйдән анда тренер Рәйсә Галимова кул астында шөгыльләнүче 6 спортчы катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында зәйлеләрдән Никита Богомазов, Артур Габидуллин, Дамир Баринов булдылар. Дамир исә бу көнне ике беренче, бер өченче урын алып бүләкләнде. Ярышларның беренче этабында да Дамир бер беренче, ике икенче урын алган иде. Шул рәвешле ул ике этап ярышлары буенча гомумән, икенче урынга лаек булды. Спортчыны һәм тренерны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.

фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев