Зәй йөзүчеләре 15 призлы урын яулады
31 майда Чаллыда йөзү буенча «Чемпион старты» дип исемләнгән ярышлар узды.
Анда республика шәһәр һәм районнарыннан 14 командадан 213 яшь спортчы катнашты.
Зәй командасын ярышларда тренер Рәйсә Галимова шәкертләре тәкъдим итте. 10 егет һәм кыз беренчелек алу өчен тырышты. Нәтиҗәдә 5 беренче, 7 икенче һәм 3 өченче урын алуга ирештеләр. Алар Баринов Дамир, Богомазов Никита, Григорьева Радмила, Хәлиуллина Рената, Иванова Кира, Гатиятуллина Карина, Йосыпова Ләйлә. Шулай ук Баринов Дамир, Григорьева Радмила һәм Иванова Кира өч төрле ярышларда җиңүләр яулап бүләкләнделәр, акчалата приз алдылар.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев