9-11 гыйнварда Түбән Новгород шәһәрендә җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары үтте.
Анда Зәйнең “Барс” спорт мәктәбеннән Максим Комендантов катнашты. Һәм 2 км га йөгерүдә икенче урын алды. Ул финишка 6:26.22 вакыт аралыгында килде. Бу күрсәткеч беренче урыннан аз гына калыша. Максимның тренеры – Валерий Лисов.
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев