Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Төбәк фестивале зәйлеләр җиңүе белән тәмамланды

20 февральдә Зәйдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваль төбәк этабы узды.

Нурлат, Зәй һәм Сарман районнары командалары «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексына җыелдылар, анда кышкы фестивальне ачу тантанасы узды. Фестивальдә катнашучыларны районның  физик  культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов сәламләде.

Тантаналы ачылыштан соң катнашучылар судьялар җитәкчелегендә биремнәрне үтәргә керештеләр. 

- Кышкы ГТО фестивале программасына түбәндәге сынаулар керде: урыннан торып  озынлыкка сикерү, эскәмиягә басып кулларны алга сузып иелү (сыгылмалылыкны ачыклау өчен), аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, турникта күтәрелү, гер күтәрү, идәндә яткан килеш гәүдәне кулларда күтәрү, яшькә карап төрле  дистанцияләрдә чаңгыда йөгерү керде. Аларны үтәүдә һәр район командасы составында 8 кеше катнашты. Алар һәрберсе биремнәрне тырышып үтәде, - ди районның ГТО нормативларын үтәтүгә җаваплы белгече Регина Волкова

 Зәй  районы командасы составына 10 яшьтән 55 яшькә кадәрге катнашучылар: Егор Ревин, Амелия  Камалиева, Ратмир  Вяльшин, Илья Кырмагин, Максим Изосимов, Максим Комендантов, Илфат  Гадершин керделәр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Зәй районы командасы беренче урынны алды. Икенчедә -  Нурлат, өченчедә - Сарман районы командасы.

ГТО кышкы фестиваленең төбәк этабында катнашучылар шәхси һәм команда зачетында дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Фестиваль җиңүчеләре махсус  кубокка ия булды.

Регина Волкова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев