Көрәшчеләр булдыра
30 майда Чаллыда грек-рим көрәше һәм милли көрәш буенча халыкара турнир узды.
Ярышларда Зәйдән тренерлар Радик Маврин, Айрат Минһаҗев һәм Анатолий Терентьев шәкертләре катнашты.
Көрәш нәтиҗәләре буенча Егор Спирин (тренеры А.Терентьев) грек-рим көрәшендә абсолют чемпион булды. Милли көрәштә үз үлчәү категорияләрендә Илназ Шәйдуллин - II, Линар Әбделманов, Вадим Кожемякин, Эмиль Шәйхетдинов – III урыннарны алдылар. Спортчыларның тренеры – Айрат Минһаҗев.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев