Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ГТО нормативлары гамәлгә керүгә 93 ел

11 мартта “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенсоюз физик культура комплекслары үтәлә башлауга 93 ел тулды. Совет чорында популяр булган ГТО нормативын үтәү билгесе хәзерге вакытта да бик актуаль.

“Яхшы физик әзерлектә булу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару яшьләребез арасында да популярлык казанды. 2014 елда Россия Президенты Указы белән кабаттан кайтартылган бу нормативларны үтәү гадәте бүген бик мөһим. Хәзер ил буенча 22,5 млн. кеше ГТО Бөтенроссия хәрәкәтендә катнаша, шуларның бер өлеше безнең Зәйдә булу белән чын күңелдән горурланам,” – ди районның ГТО нормативларын үтәтү буенча җаваплысы Регина Волкова.
93 еллык ГТО нормативларын үтәү тарихына багышланган чаралар Зәйдә спорт үзәкләрендә, балалар бакчаларында билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев