Чаңгы узышлары буенча республика чемпионатында командаларның көнлек урыннары билгеләнде
Спорт

Чаңгы узышлары буенча республика чемпионатында командаларның көнлек урыннары билгеләнде

Зәйнең “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча республика чемпионатының 1 туры бара.

Кичә көн салкын булу сәбәпле узышлар оештырылмады. Шулай да алдагы көн ярышлары буенча командалар арасында урыннар билгеләнде. 

Шәһәрләр арасында Зәй командасы – беренче, Чаллы – икенче, Әгерҗе – өченче урында. Районнар арасында Сарман командасы – беренче, Балтач – икенче, Саба – өченче урыннарны яуладылар.

фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев