Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына 47 нче чаңгы марафоны үтте
29 мартта Бөгелмәдә муниципаль район башлыгы призына 47 нче чаңгы марафоны узды. Ярышларда Зәй чаңгычылары да катнашты.
30 км дистанциядә ир-атлар арасында Михаил Комендантов 1 урын алды. Шулай ук үз яшь категорияләрендә егетләрдән Данил Нехаев — I, Вадим Бирюков, Ратмир Вяльшин — II, кызлардан 5 км дистанциядә Анастасия Николаева — I, 7,5 км дистанциядә Анастасия Кошенкова — III, Арина Белякина — IV урыннарны алдылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев