Безнең Динә фигуралы шууда яхшы программа күрсәтте
Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә фигуралы шуу буенча Россия чемпионатында хатын-кыз спортчылар арасында ирекле программа буенча ярышлар үтте. Анда без якташыбыз, тумышы белән Зәй районы Аксар авылы кызы Динә Хөснетдинова өчен җан аттык.
Фигуралы шуу буенча Россия чемпионы исеме өчен ике көн дәвамында - кыска һәм ирекле программада илнең 18 спортчы фигуристкасы көч сынаштылар. Әлеге иң-иң спортчылар арасында безнең Динә Хөснетдинова ике программа нәтиҗәсе буенча алтынчы урын алды.
Динә элементларны чиста башкарып көндәшлеккә сәләтле булуын тагын бер кат дәлилләде.
Якташыбыз, Зәй районы Аксар авылы кызын котлыйбыз!
Әти-әнисе, туганнарының шатлыгын уртаклашабыз.
Динә белән чын күңелдән горурланабыз, ул Россия чемпионатында Татарстан данын горур яклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев