Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Зәйнең бер предприятиесеннән 500гә якын хезмәткәр диспансерлаштыру узды

Зәйдә зур предприятиеләр коллективлары эш урынында ук диспансерлаштыру уза ала. Шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсе медицина хезмәткәрләре шикәр заводы хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрделәр.

Район үзәк дәваханәсе комплекслы медицина тикшерүе үткәрүнең төрле формаларын эшләде. Гражданнар дүшәмбедән җомгага кадәр район поликлиникасында беренче каттагы 103 Б һәм 104 б кабинетында диспансерлаштыру уза ала. Сәнәгать диспансеризациясе үз сәламәтлегеңне эш урыныннан китмичә тикшерергә мөмкинлек бирә. Мондый ысулны коллективының сәламәтлеге турында кайгыртучы зур предприятиеләр җитәкчеләре сайлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 40 яшьтән соң иртә стадиядә күренми торган төрле җитди авырулар үсешен булдырмас өчен ел саен тикшерү үтәргә киңәш ителә.

12-15 мартта район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре шикәр заводына коллективка диспансеризация уздырырга килделәр. Медицина тикшерүен гомумпрактика табиблары Лилия Шәрәфиева, Наталья Маятина, Татьяна Яраханова үткәрде. Аларга шәфкать туташлары ярдәм итте.

— Алдагы елларда безнең хезмәткәрләр район үзәк дәваханәсендә диспансеризация үтсәләр, быел сәнәгать диспансеризациясеннән файдалану турында карар кабул ителде. Бездә медицина тикшерүе узар өчен мөмкинлек бирүче зур бүлмәләр бар. Без бу мәгълүматны һәр бүлеккә җиткердек, кемгә нинди диспансерлаштыру үтәргә кирәклеге турында исемлекләр төзедек. Быел заводта план буенча 508 кеше диспансеризация узарга тиеш. Мин, эш бирүче буларак, завод хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында борчылам һәм аларның диспансеризация узуларын хуплыйм. Күпләр сезонлы авырулар вакытында дәваханәгә барырга теләми, ә предприятиедә медицина тикшерүе үтү күпкә уңайлырак. Диспансерлаштыру иң беренче чиратта үз сәламәтлегеңә ышану өчен мөһим, ә ниндидер яшерен авырулар табылса, аларны вакытында дәвалап була, — ди завод җитәкчесе Антон Трошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев