Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Зәйнең балалар саулыгы сагында торучылары “Ак чәчәкләр-2024” бәйгесе номинантлары

Республика күләмендә сәламәтлек сагында торучылар арасында уздырылучы традицион “Ак чәчәкләр – 2024” бәйгесе бара. Анда номинантлар исемлегенә Зәй үзәк дәваханәсенең педиатрия бүлеге коллективы да кертелгән.

Үзәк дәваханәнең балалар сәламәтлеге сагында торучылар хезмәте бүгенге көндә 12 табиб-педиатрны һәм 34 шәфкать туташын берләштерә. Алар нигездә инде озак еллар дәвамында балалар белән эшләп зур тәҗрибә туплаган югары квалификацияле белгечләр. 
Билгеле булганча, балалар сәламәтлеген кайгырту медицина хезмәткәрләреннән бер үк вакытта дәвалаучылар да, профилактик чараларны үткәрүчеләр дә, психологлар да булуны сорый. Сабый дөньяга килгәч тә  табиблар күзәтүенә күчә. Район үзәк дәваханәсендә вакытыннан алда туганнарны мәсәлән, диспансер исәбенә алып аеруча җитди күзәтү алып баралар. Алар неврологта, иртә стадиядә үткәрелүче  мультидисциплинар бригада контролендә тернәкләндерү уза. 
- Әлеге медицина күзәтүләре балада церебраль паралич авырулары үсеше булуга  юл куймауга юнәлтелгән, нәтиҗәдә 90 процент бала бер елдан соң тулысынча тернәкләнү сәбәпле исәптән төшерелә.  Шулай ук яшь әти-әниләр өчен эшли торган махсус мәктәп тә аларны ата-ана булуга әзерләүгә зур булышлык итә. Чөнки укулар барышында  без педиатрлар булачак әти-әниләрне яшь балада була торган үзгәрешләргә  игътибар итәргә, беренче ярдәм чараларын кулланырга өйрәтәбез. Бу исә сабыйларның саксызлык нәтиҗәсендә травма алуларын киметә, бәхетсезлек очракларына юлыгудан саклый. Системалы рәвештә мондый укулар алып бару, соңгы ике елда өй шартларында балаларның үлем очракларын булдырмауга китерде.  Уку елы дәвамында безнең  балалар табиблары мәктәпләргә, балалар бакчаларына чыгып ата-аналар өчен лекцияләр алып баралар, вакцина ярдәмендә профилактика үткәрүнең бала саулыгы өчен никадәр мөһим булуын аңлаталар. Мондый юнәлештәге эш күпчелек ата-аналарның балаларына профилактик вакцинация үткәрүдән баш тартмауларына ирештерде, - ди районның баш балалар табибы Григорий Абрамов.   
Сүз дә юк балалар табибы һөнәре аеруча җаваплылыгы, катлаулылыгы белән аерылып тора. Чөнки сабыйлар булган пациентлар үзләрен борчыган сәламәтлек проблемаларын телләре белән аңлатып бирә алмыйлар, ә табиб кеше баланың ни сәбәпле саулыгы буенча дискомфорт кичерүен аңлап, дөрес диагноз куеп, дәвалау процессын алып барырга тиешләр. 
Зәй үзәк дәваханәсе җитәкчелеге педиатрия бүлегенә эшкә килүче яшь белгечләргә һәръяклап ярдәм күрсәтүне, медицина хезмәткәрләренең заманча дәвалау ысулларын үзләштерүләрен даими контрольдә тота. 
 Ә инде без  киләчәк буыныбызның сәламәтлеге сагында торучы менә шундый җаваплы вазифа башкаручы коллективка тавыш биреп, аларның “Ак чәчәкләр-2024” бәйгесендә җиңү яулауларына өлеш кертик. 

https://minzdrav.tatarstan.ru/ak-chchklr-2024.htm?ysclid=lwi0e6a5go638339195

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев