Зәйлеләр цифрлы сервислардан файдалануга өстенлек бирә
Сәламәтлек

Зәйлеләр цифрлы сервислардан файдалануга өстенлек бирә

Зәй халкы цифрлы сервислардан актив файдалана.

Төрле категория гражданнар иң күп кулланыла торган тармак – сәламәтлек саклау өлкәсе. Үзәк дәваханә мәгълүмате буенча, 2025 елда табибка кабул ителүгә язылулар 92995 тапкыр булган. Шуларның 12375е - РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша, 59018е – ТР Дәүләт хезмәтләре порталы буенча. Шул рәвешле, хәзер район кешеләренең 70 проценты язылуларны дистанцион төстә, регистратурага килмичә башкара. Моннан тыш, соңгы вакытта “МАКС” платформасы аша да табибка кабул ителүләргә язылу активлашкан. 2 мартка булган мәгълүматларга караганда әлеге платформадан инде 181 язылу башкарылган.


Нет комментариев