Зәйдә, талпан кадалып, 36 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән
Бу язда талпаннар аеруча актив, шуңа күрә үзеңне һәм балаларны сакларга кирәк, ди белгечләр.
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда 25 апрельгә 36 кеше талпан кадалып дәваханәгә мөрәҗәгать иткән, шуның 12се — балалар.
Бу язда талпан аеруча актив, шуңа күрә үзеңне һәм балаларны сакларга кирәк.
-Балаларга талпаннар мәктәптән кайтканда эләккән. Бигрәк тә урманга гөмбә җыярга яки ял итәргә табигать кочагына чыгучылар арасында талпан кадалу очраклары күп. Кайбер очракларда талпаннар йорт хайваннары — мәчеләр һәм этләр йоннарына ябышып, өйгә кергәннәр, — дип хәбәр итәләр район үзәк дәваханәсеннән.
Медицина хезмәткәрләре Татарстанның бөтен территориясендә диярлек энцефалит һәм боррелиоз белән зарарланган талпаннар булуын ассызыклый.
Авыру йоктыруны кисәтүдә иң ышанычлы чара — куркынычсызлык чараларын үтәү. Табигатькә чыкканда, агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә кирәк. Ял иткәндә, үләнгә ятмаска тырышыгыз. Талпан күбрәк йомшак урыннарны: колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешен сайлый. Шуңа да, урманнан кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк. Саклануның тагын бер төре — урманга барганда, киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган чара сиптерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев