Зәйдә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр
Чара “Бердәм Росиия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган кабул итүләр атналыгы кысаларында оештырылды.
2 - 6 мартта Россиядә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Үзәк һәм төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәләре оештырган сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы бара. Бу эшкә партиянең җирле бүлекчәләре дә актив кушылды.
Зәй районында да тематик кабул итүләр узды. Шәһәр һәм район халкын район хакимиятендә "Бердәм Россия" депутат фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм шәһәр Советы депутаты, район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Магомед Морзагов кабул итте.
Кабул итү барышында зәйлеләр ташламалы дарулар белән тәэмин ителеш, медицина тикшерүләре узу мөмкинлеге, шулай ук Иске Зәй бистәсе табиб амбулаториясендә тар белгечләрнең булмавына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр гамәлдәге законнар кысаларында тулы аңлатмалар алдылар. Өстәмә өйрәнүне һәм ведомствоара хезмәттәшлекне таләп иткән кайбер сораулар депутатлар тарафыннан шәхси контрольгә алынды.
Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ассызыкланганча, тематик атналыклар үткәрү — халык белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле форматы, ул барлык дәрәҗәдәге депутатларның, профильле ведомстволар һәм партнер оешмалар вәкилләренең көчләрен берләштерергә мөмкинлек бирә.
фото: "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Зәй бүлекчәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев