Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Зәй үзәк дәваханәсендә куркыныч авыру турында кисәтәләр

Ботулизм — үзәк нерв системасын зарарлый торган вирус. Ул организмга юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә, термик эшкәртү узмаган азык-төлек продуктлары һәм пычрак кул аша керә.

Җәйге чорда төрле эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арта. Ә шулар арасыннан иң куркынычы ботулизм, диләр табиблар.

Әлеге вирус туфракта һәрчак яши һәм ул химик препаратларга, физик факторларга каршы торучан. Ботулизм бактериясында иң көчле агу — ботулотоксин бар. Ул кешене үлемгә китерергә мөмкин.

Авыруның билгеләре: хәлсезлек, баш авырту, күңел болгану, эч кабару, эч кату, күз күреме начараю, авыз кибү, тавыш үзгәрү, тын алу авырлашу, йоту кыенлашу.

Бу авыруга юлыкмас өчен белгечләр гигиена таләпләрен катгый үтәргә куша.

Кулларны һәрчак юып йөрергә, яшелчә, җиләк-җимешне яхшылап чистартып ашарга, капкачы кабарган консервланган азыклар кулланмаска, азык-төлекне теләсә кайдан сатып алмаска. Ә 100 градуслы температурада 15 минут тоту вирусны үтерә.

Табиблар әлеге авыру билгеләре сизелгәндә кичекмәстән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев