Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй укучылары белән “куркыныч мода” турында сөйләштеләр

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең VII сыйныф укучылары өчен «Зыянсыз вейплар булмый» дигән акция үткәрде.

Соңгы елларда үсмерләр лексиконына яңа сүзләр керде: «вейп», «парить» һ.б.лар. 

Еш кына шәһәр урамнарында үсмерләрнең электрон сигарет тартканын күрергә була, ә алар артыннан хуш исле майлы төтен болыты сузыла. Үсмерләр гадәттә вейпларга төрле тәмнәре аркасында кызыксыналар. Җиләк, бөтнек һәм шоколад тәме булган җайланмалар аларга куркыныч тоелмый.

“Чара барышында укучыларга электрон сигарет тартуның нәтиҗәләре, вейп кулланудан килеп чыккан җәрәхәтләр турында сөйләдек. Акциядә катнашучы һәркемгә вейпларның зыяны турында мәгълүмат язылган листовкалар таратылды. Укучылар вейпны куллану көчле никотин бәйлелегенә китерергә мөмкин булуы турында кисәтелде.  Чарада һәркем сәламәт яшәү  рәвеше алып бару мөһим, вейпларда ерак тору кирәк дигән нәтиҗәгә килде”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
 
 

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев