Узган елда эш урыннарында   193 мең  хезмәткәр диспансеризация узган
Сәламәтлек

Узган елда эш урыннарында 193 мең хезмәткәр диспансеризация узган

Узган 2025 елда Татарстанда сәнәгать диспансеризациясен 193 мең предприятие хезмәткәре узган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

«Бу чараларны уздыруда 1 меңнән артык юридик зат катнашты», – диде министр.

Моннан тыш, узган елда 27 күчмә диспансеризация пунктында авыл халкы өчен 300 меңнән артык тикшеренү уздырылган. Шул тикшерүләр нәтиҗәсендә 42 803 кеше медицина учреждениеләренә китерелгән.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев