Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Урологтан ир-ат сәламәтлеге буенча киңәшләр

Район үзәк дәваханәсе табиб-урологы Вадим Усманов ир-атларга репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен узуның ни өчен мөһим булуы һәм даими тикшерүләрнең озак еллар активлыкны һәм тормыш сыйфатын саклап калырга ярдәм итүе турында сөйләде.

– Вадим Валентинович, ни өчен ир-атларга репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен узарга кирәк һәм аңа нинди тикшеренүләр керә?
– Ир-ат репродуктив системасының кайбер авырулары симптомсыз уза. Еш кына ир-ат өйләнеп, хатыны белән  бала табарга карар кылган вакытка кадәр проблема турында хәтта шикләнми дә. Ә теләсә нинди авыруны иртә стадиядә дәвалау җиңелрәк. Диспансеризация ике этапта уза. Беренчесе – анкеталау, шикаятьләр җыю, анамнез һәм табиб күзәтүе. Әгәр тайпылышлар ачыкланса, пациент икенче этапка – тирәнтен тикшерүгә җибәрелә, анда инфекциягә анализлар ясала, гормональ фонны тикшерәләр, бәвел-җенес системасы органнарын УЗИ аша карау үтәләр. 
– Урологка ешрак ничә яшьтән йөрергә кирәк?
– Репродуктив сәламәтлекне бәяләү 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атларда үткәрелә. Әмма әгәр ир-ат өлкәнрәк һәм ата булырга планлаштыра икән, без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Гомумән алганда, һәр ир-атка 45 яшьтән соң елга бер тапкырдан да ким булмаган ешлыкта  урологка йөрергә киңәш ителә. Күпчелек авырулар күп еллар күренми һәм ир-атлар үзләрендә ниндидер үзгәрешләрне сизә алмаска мөмкин, шуңа күрә профилактика хәлиткеч әһәмияткә ия. Ә инде ир-атларның табибка баруны кичектерүе авыруларның соң стадияләрдә ачыклануына китерү ихтималы зур. Без тикшерүләр вакытында аерым игътибарны  йөрәк-кан тамырлары авыруларына,  мәни  бизенең яман шешен ачыклауга, гомумән, онкология авырулары юкмы икәнен күзәтүгә,  шикәр чиренә һәм матдәләр алмашы бозылу күзәтелмиме икәнен ачыклауга бирәбез.
– Сәламәтлекне саклау өчен иң гади алымнарны атагыз әле...
– Ир-ат сәламәтлеген саклау өчен артериаль кан басымын контрольдә тоту, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен күзәтеп тору,  тәмәке тартудан һәм алкогольне артык кулланудан баш тарту, дөрес туклану, вакытны көн саен физик активлыкка бүлү,  даими рәвештә диспансеризация узу бик мөһим. Үзең турында кайгырту – үз гаиләң һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык ул. Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм  проектлары кысаларында үткәрелә.

автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев