Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арту күзәтелә

Профилактика чаралары турында район үзәк дәваханәсе медицина хезмәткәрләре аңлата.

Район үзәк дәваханәсе мәгълүматы буенча, агымдагы елның 9 аенда үпкә ялкынсынуы белән авыруның 168 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 143 процентка артык.

Пневмония — бактерияләр, вируслар, гөмбәчекләр, споралар китереп чыгарган үпкәләрнең йогышлы-ялкынсыну авыруы. Авыру кеше тормышының сыйфатын сизелерлек киметә һәм вакытында дәвалану башланмаса, үлем белән тәмамлануга кадәр җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Шулай ук табиблар үпкә ялкынсынуын һәм башка респиратор авыруларны профилактикалауның төп кагыйдәләре турында да искәртә.

Кул гигиенасын саклагыз. Кулларыгызны сабынлы су белән мөмкин кадәр ешрак юыгыз, бигрәк тә йөткергән, төчкергәннән соң. Шулай ук спирт нигезендә кулларны эшкәртү чаралары да нәтиҗәле булып тора.

Йөткергәндә яисә төчкергәндә авызыгызны һәм борыныгызны кәгазь салфетка белән каплагыз. Салфетка яныгызда булмаса, йөткергәндә яки төчкергәндә авызны терсәк яки кулбашы белән капларга була.

Тәүлегенә бинаны 3-4 тапкыр 20-30 минут җилләтү мөһим.

Әгәр сез яки балагыз авырып китсә, өйдә калыгыз. Вирус таралуны булдырмау өчен авыру укучы өйдә калырга тиеш.

Гаиләнең барлык әгъзаларының сезонлы грипптан прививка ясатуы мөһим. Профилактика максатында шулай ук 2-5 яшьлек балаларны, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларны, үпкәләрнең хроник авырулары белән интегүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне дә кертеп, пневмококк инфекциясенә каршы иммунизация тәкъдим ителә.

«Бу элементар кагыйдәләрне үтәү теләсә нинди һава шартларында да сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», — дип искәртә медицина хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев