Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Төп максат — зәйлеләрнең гомер озынлыгын арттыру

17 апрельдә Зәйдә район үзәк дәваханәсенең медицина советы утырышы узды.

Катнашучылар 2023 ел йомгакларын тикшерделәр, агымдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләделәр, алар арасында — вакытыннан алда үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру, профилактик юнәлештәге эшне дәвам итү.

70 ел да 7 ай — 2023 ел нәтиҗәләре буенча районда кеше гомеренең уртача озынлыгы менә шушы яшьне тәшкил итә. Хатын-кызлар озаграк яши: аларның уртача гомер озынлыгы — 76 яшь. Ә ир-атларныкы — 65 кенә.

Быел табиблар әлеге күрсәткечләрне яхшырту өстендә эшләячәкләр. Болар һәм башка нәтиҗәләр хакында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов медицина хезмәткәрләре катнашында узган утырышта белдерде. Анда район башлыгы Разиф Кәримов һәм «Түбән Кама күппрофильле район үзәк дәваханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев катнашты.

Баш табиб китергән статистика буенча, зәйлеләр арасында үлемнең күп очрагы кан әйләнеше системасы авырулары белән бәйле. Икенче урында яман чир авырулары тора, өченче урында башка тышкы сәбәпләр. Кан әйләнеше системасы бозылуыннан үлүчеләр күп булуын исәпкә алып, участок терапевтларына, гомумпрактика табибларына профилактика һәм тикшерү эшләрен көчәйтергә дигән максат куелды. Вакытында диспансеризация узу да шуңа керә. Әйтергә кирәк, Зәйдә «Сәнәгать диспансеризациясе» республика программасы да тормышка ашырыла. Дәваханәнең мобиль бригадалары бер ел эчендә сәнәгать предприятиеләренә 31 мәртәбә медицина тикшерүе үткәрергә барганнар. Ә туучылар санына килгәндә, 2023 елда Зәйдә 341 бала дөньяга килгән. Тик шулай да Зәй туучылар саны аз булган 10 район исемлегенә керә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән медицина оешмаларына кураторлар билгеләнә. Зәй дәваханәсе «Түбән Кама күппрофильле район үзәк дәваханәсе» күзәтүендә эшли. Элемтәләр тыгыз, ике шәһәр табиблары үзара тәүлек буе аралашу мөмкинлегенә ия. Тирәнрәк тикшерү яки башка юнәлештә ярдәм күрсәтү кирәк булса, пациентларны хәзер Түбән Кама шәһәренә җибәрәләр. Түбән Каманың баш табибы Руслан Вәлиев тәкъдим итүенчә, Зәйдә дәваланучы пациентларга махсус беләзекләр киеп йөрү системасын кертергә кирәк. Әлеге практика зур шәһәрләрдә инде кулланыла. Беләзектә дәваланучы турында мәгълүмат сакланачак һәм кеше анализлар тапшырганда, яисә башка корпуска йөргәндә шул беләзеген генә күрсәтәчәк һәм бу үз чиратында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга юл куймаячак.

Утырышта шулай ук төзекләндерү эшләре хакында да сөйләштеләр. Психиатрия һәм йогышлы авырулар бүлеге урнашкан 4нче корпуста ремонт эшләре бара. 2024 елда Кәрәкәс авылында фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Ә Шыкмай, Поповка, Югары Мәлем, Зичәбаш, Урта Пәнәче, Иске Маврин авылларындагы пунктларны ремонт көтә.

Шулай ук җыелышта шәһәр-районның төрле учреждениеләрендә эшләүче шәфкать туташлары, табиблар тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев