Татарстанда онкология белән авыручылар саны арткан
Соңгы алты елда Татарстанда яман шеш 31,1 процентка арткан һәм 100 мең кешегә 500 очрак тәшкил иткән «бусага»ны узып киткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте.
Аның сүзләренчә, халыкның уртача гомер озынлыгы артканда, профилактика программаларының нәтиҗәлелеге яман шеш авырулары күрсәткеченә йогынты ясый.
2025 елда республикада яман шешнең 20731 очрагы теркәлгән, бу, 2020 елгы күрсәткечтән 5843 очракка күбрәк. 2024 ел белән чагыштырганда, диспансеризация кысаларында үткәрелгән тикшерүләр буенча соңгы елда яман шеш структурасында үсеш 899 очракны тәшкил иткән. Колоректаль ракны – 246, тиредә яман шешнең – 226, сөт бизләрендә яман шешнең – 254, простата бизләрендә ракның 198 очрагы ачыкланган.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев