Столбняк. Кечкенә яра куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин
Столбняк – үтә куркыныч йогышлы авыруларның берсе.
Бу авыру бөтен җирдә дә очрый һәм бүгенге көнгә кадәр сәламәтлек саклауның актуаль проблемасы булып кала бирә, чөнки дөньяда ел саен аннан 350-400 мең кеше үлә.
Столбняк таякчыгы табигатьтә киң таралган, тузанда, туфракта, кипкән үләннәрдә, яфракларда, төче һәм тозлы сулыкларда, күп кенә кыргый һәм йорт хайваннарының, хәтта кешеләрнең дә эчәклегендә яши. Әлеге авыру кешедән кешегә дә йокмый. Инфекция тиредәге яра аша кергән очракта куркыныч тудыра.
Столбняк белән зарарлануның классик мисалы - күгәргән кадак кадалу нәтиҗәсе. Еш кына столбняк белән зарарлану көнкүреш җәрәхәтләре, уколлар һәм кисүләр нәтиҗәсендә килеп чыга.
Организмга килеп эләккән столбняк таякчыгының агуы үзәк нерв системасын зарарлый, бик каты көзән җыеруларга китерә. Авыр очракларда баш миенең сулыш һәм кан тамырлары хәрәкәте үзәкләре зарарлана. Тиз арада тиешле дәва чаралары билгеләнмәсә, столбняк чиренең бик зур күңелсезлекләргә, хәтта үлемгә дә (тын ала алмау аркасында) китерүе ихтимал.
Столбнякның инкубация чоры 10 көннән алып 45 көнгә кадәр. Җәрәхәт аша кергән очракта гадәттә беренче билгеләр 6–14 көннән күренә башлый.
Бүгенге көнгә столбняктан иң үтемле саклану чарасы булып прививка тора. Профилактик прививкалар календаре нигезендә, столбнякка каршы планлы вакцинация балачакта башлана һәм өч тапкыр - 3 айда, 4,5 айда һәм 6 айда үткәрелә. Ревакцинация шулай ук 3 тапкыр үткәрелә: 18 айда, 7 һәм 14 яшьтә.
Вакцинациядән яки кичерелгән авырудан соң иммунитетның озакка сузылмавын исәпкә алырга кирәк, ул 10 елга җитә. Шуңа күрә прививканы олы яшьтә дә кабатларга кирәк.
Столбнякка каршы иммунизация буенча консультацияне һәм прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев