Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сәламәтлек сагы хезмәткәрләре олы хөрмәткә лаек

Табибларга рәхмәт хисләре белән сугарылган хатны тәкъдим итәбез.

Зәй үзәк дәваханәсе һәм анда хезмәт куючы медицина персоналына рәхмәтләрем чиксез. Бу минем фикер генә дә түгел, анда дәваланучы күпләрнең фикерләре минеке белән тәңгәл килә. Нинди генә бүлектә дәвалансаң да, андагы табиблар, шәфкать туташлары, барлык хезмәткәрләр пациентларга чын күңелдән игътибарлы. Эш вакыты белән исәпләшмичә, авыруларны дәвалау өстендә эшлиләр. 

Шәхсән үзем 1995 ел башыннан хәзерге көнгәчә дәваханә табиблары күзәтүе астында. Шушы дәвер эчендә бездә киң профильле, үз эшләрен яхшы башкаручы, дөрес диагноз куючы белгечләр эшләвенә инандым. Үзәк дәваханәнең барлык хезмәткәрләренә үзем һәм саулыкларын ныгытып чыгучылар исеменнән тирән рәхмәт белдерәм. 

Үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов җитәкчелегендәге коллективка, аеруча хирургия бүлеге мөдире Магомед Мурзагов кул астында эшләүчеләргә хөрмәтем зур. Шулай ук рәхмәтләремне терапевт Эльмира Садриева, йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллинга, уролог Вадим Усмановка, фтизиатр Фалих Зәйнуллинга, лаборатория хезмәткәрләренә җиткерәсем килә. Барлык диагностикалау кабинетларында: ренгент, УЗИ, томография, колоноскопия, ЭКГ, ФГДС, процедуралар үткәрү кабинетларында эшләүчеләргә дә үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Ветеран табибларыбыз Рифкать Афзалович, Борис Борисовичларга да чын йөрәктән изге теләкләрне җиткерәм. 

Барлык медицина хезмәткәрләренә Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете бирсен. 

Югары Шепкәдән Раббани Бәгъдәнуров.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев