Сәяхәт алдыннан вакцина ясатырга кирәк
Сәяхәткә җыенасызмы? Роспотребнадзор алдан әзерләнергә киңәш итә: үзегез бара торган илдә эпидемиологик хәлне тикшерегез һәм кирәк булганда кирәкле прививкалар ясатыгыз.
Иммунизация - иң ышанычлы саклану чарасы. Шуны истә тотарга кирәк прививканы сәфәргә кадәр 3-4 атна алдан ясатырга кирәк, кайбер очракларда 1-2 ай алдан әзерлек таләп ителергә дә мөмкин.
Нинди прививкалар кирәк булырга мөмкин?
Сәфәр алдыннан дифтерия, столбняк, кызамык, кызылча, паротит, полиомиелит, В гепатитына а иммунитетны тикшерү яхшырак, ди белгечләр, бәлки ревакцинация кирәк булу ихтамалы бар.
Нинди инфекцияләрдән саклау кирәк булырга мөмкин?
• корсак тифы;
• A гепатиты һәм B гепатиты;
• дифтерия;
* столбняк;
Котыру авыруы;
• талпан энцефалиты;
• сары бизгәге;
• менингококк инфекциясе;
* малярия (гадәттә вакцина түгел, ә табиб кушуы буенча дару профилактикасы таләп ителә).
- Әгәр сәфәр 6 айдан артык дәвам итсә, В гепатитына каршы вакцинация яки ревакцинация тәкъдим ителә.
Азия Һәм Африка илләренә барганда котыру авыруына һәм сары бизгәгенә, шулай ук бизгәккә каршы профилактика һәм иммунизация турында алдан кайгыртырга кирәк.
Энцефалиттан прививка Таиланд, Япония, Филиппин, Вьетнам, Һиндстан, Индонезия, Кытай, Мальдива, Шри-Ланкага барганда кирәк.
Ә менингококк инфекциясенә каршы вакцинацияне Һиндстанга, Үзбәкстанга, Африка илләренә, Монголиягә барсагыз карарга кирәк.
Прививкалардан тыш, кыргый хайваннар һәм бөҗәкләр белән аралашмагыз, гигиенаны саклагыз, суга һәм ризыкка игътибарлы булыгыз, бигрәк тә таныш булмаган яки экзотик кухнядан чиләшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев