С гепатитына каршы көрәш атналыгы бара
9-15 мартта Россиядә С гепатиты белән көрәш атналыгы уза. Бу авыру озак вакыт сиздермичә кеше организмында бавырны зарарлый.
Зәй районындагы әлеге авыру торышы турында үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин сөйли.
- Бүген районда яшәүче 200дән артык кеше С гепатиты буенча диспансер исәбендә тора. Шунысын истән чыгармаска кирәк, авыруны дәвалап була һәм үз вакытында мөрәҗәгать итүчеләрнең бушлай дәвалау курслары алу мөмкинлеге бар. 2025 елдан «С гепатиты белән көрәш һәм аның таралу куркынычын киметү» федераль проекты эшли, ул «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Пациентлар дару препаратлары белән тәэмин ителә. Тикшергәннән соң кеше дәвалануга чиратка куела. Мәсәлән, 2025 елда районда яшәүче 21 кеше С гепатитыннан тулысынча савыкты. Дәвалау терапиясе өч айга якын дәвам итә һәм тулысынча савыгуга ирешергә мөмкинлек бирә. Авыруны вакытында ачыклау гына мөһим. Моның өчен С гепатитын ачыклау анализы профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация үтүгә кертелгән. Антитәнчекләр табылганда өстәмә тикшерү үткәрелә. С гепатитын профилактикалау өчен бары тик үзеңнең шәхси гигиена предметлары — пәке, маникюр кирәк-яраклары, теш щеткалары белән генә файдаланырга кирәк, татуировкалар, пирсинг һәм косметологик процедураларны тикшерелгән, сертификацияләнгән салоннарда гына ясарга киңәш ителә, чит кеше каны белән контакт булганда саклану чараларыннан куллану мөһим һәм инде әлбәттә, даими рәвештә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация узу кирәк.
Айгөл Яруллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев