Мирный бистәсендә тәмәкенең зыяны турында сөйләштеләр
Сәламәтлек

Мирный бистәсендә тәмәкенең зыяны турында сөйләштеләр

30 майда Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган «Тормышың үз кулыңда» дип аталган акция үткәрделәр.

Әлеге көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1987 елда булдырылган  hәм ел саен 31  майда билгеләп үтелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы нигезендә, тәмәке тарту ел саен 7 млн үлем очрагының сәбәбе булып тора. 

Чараны оештыручылар микрорайонда яшәүчеләргә тәмәке төтененең зыяны турында сөйләделәр.  Тәмәке тартуның нәтиҗәләре, шулай ук закон буенча җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында искә төшерделәр, яшүсмерләргә киңәшләр бирделәр.

Фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев