Күгәрә башлаган продукт зур куркыныч белән яный
Сакчыл хуҗабикәләр, яшелчә һәм җиләк-җимешнең бозыла башлаган өлешен кисеп ташлап, калганынын ризык әзерләргә тоту ягын карый.
Сәламәтлеккә бик нык кырын сугуга китерердәй зур хата бу. Пирогов университетының Фармация һәм медицина химиясе институты белгече Денис Борозденко «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
«Яшелчә һәм җиләк-җимеш бозыла башлаган икән, күгәрек гөмбәчекләре инде бөтен өлешенә таралган булырга мөмкин. Кешедә ул ашказаны-эчәк авыруларына, үпкә, борынның лайласыман тышчасы ялкынсынуга китерергә мөмкин», – дип аңлатып үткән Денис Борозденко.
Аның әйтүенчә, күгәргән ризыкны ашау астма яки аллергиядән интегүчеләр өчен аеруча зур куркыныч белән яный, чөнки күпчелек очракта чир өянәгенә китерә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев