Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Казанда Космонавтика көненә багышланган донор акциясе узачак

Кан тапшырырга теләүчеләрне 8, 9 һәм 10 апрельдә Республика кан үзәгендә көтәләр.

Казанда 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Космонавтика көненә багышланган донор акциясе узачак. Катнашырга 18 яше тулган студентларны чакыралар. Аларны Республика кан үзәгендә кабул итәчәкләр. Кан тапшыру кешенең сәламәтлегенә зыян китермәсә, анда 18 яшьтән өлкәнрәк, 50 килограммнан артык авырлыктагы студентлар катнаша ала.

Кан тапшырыр алдыннан катнашучыларга таләпләр һәм күрсәтмәләр белән танышу зарур.Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк була.

Катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә. Донорларны Җиңү проспекты, 85 адресы буенча көтәләр.

Акцияне Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә профильле бергәлекләр ярдәмендә оештыра.

Чыганак: Татарстан 24

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев