Бер атнада 11меңнән артык кеше ОРВИ һәм грипп белән авырган
Сәламәтлек

Бер атнада 11меңнән артык кеше ОРВИ һәм грипп белән авырган

Узган атнада Татарстанда яшәүче 11 304 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

– Бу узган атнага караганда бераз күбрәк – 7% ка. Шуңа да карамастан, без гомуми авырулар кимүен инде дүртенче атнада билгеләп үтәбез. Грипп белән авыручылар кими – бүген ул 11% тәшкил итә, – дип сөйләде Авдонина.

ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 46% ка түбәнрәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев