Сәламәтлек

2025 ел нәтиҗәләре буенча шикәр чире белән авыручылар арткан

2025 ел нәтиҗәләре буенча шикәр чире белән авыручыларның артуы җитди борчу уята, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коллегиясенең киңәйтелгән утырышында. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Авыру эпидемиягә әверелү куркынычы белән яный. Һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча теркәлгән күрсәткечләр бездә җитди борчу уята», – диде ул.

Голикова билгеләп үткәнчә, проблеманың шактый өлеше халыкның туклану гадәтләре белән бәйле.

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев