Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Үз һөнәренә тугры

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә.

Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше.

Яков Бутаков яшьлегендә сайлаган машина йөртүче һөнәренә туг-ры калган:  42 ел әлеге вазифаны башкара.

 Ул  – Урта Баграж авылы егете.   Аңа «техника җене» балачактан ук кагыла. Мәктәпне тәмамлауга, Иске Зәйдәге 32нче һөнәр училищесына юл тота. Имтиханнарын тапшырган егет, кулына диплом алганчы Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Ә армия хезмәтен ул Казахстанда Байконурда ракета гаскәрләрендә үтә. Армиядән кайткач егет “Сельхозтехника”га машина йөртүче булып эшкә урнаша. Биредә 29 ел хезмәт куя. Ә 2012 елда  «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалына эшкә килә. 

Җәен «Трал»да эшләсә, кышын “КамАЗ”ына утырып, юл чистартырга чыга. 

Трал йөртүче булып эшләү иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе санала. Аның төп вазифасы булып төрле авыр техниканы юллар буенча йөртү тора. Трал белән идарә итүче тәҗрибәле булырга тиеш. 

“Яков Бутаков  үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкара. Оешмабызның алыштыргысыз хезмәткәре ул”, – ди җитәкчелек аның турыда. 

Бутаковлар гаиләсе Иске Зәйдә үз йортлары белән яши.  Аның эш сөючәнлеге балаларына да күчкән. Кызлары Мария – шәфкать туташы, Людмила – бухгалтер, уллары ГРЭС-та эшли. 

Тормыш иптәше Вера белән матур тату гомер кичерәләр. Ял көннәрендә Бутаковлар йорты балалар, оныклар шавына күмелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев