Хезмәтләре җаваплы һәм кирәкле
Яңалыклар

Хезмәтләре җаваплы һәм кирәкле

Сентябрьнең беренче якшәмбесе Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә

Әлеге һөнәри бәйрәмне район газ эксплуатация хезмәте коллективы да күтәренке рухта каршылый. Районда яшәүчеләрнең уңайлы шартларда яшәве аларның профессиональлегенә, намуслы хезмәтенә бәйле.

Зәй газ тармагы – 80дән артык белгеч

Зәй газ тармагы штатында 80нән артык кеше хезмәт куя. Аларның хезмәте күзгә ташланып тормый, газ челтәренә, объектларда һәм район кешеләре йортларында газ җиһазларына хезмәт күрсәтәләр, яңа социаль, мәгариф һәм башка яңа төзелгән объектларны газга тоташтыралар.

– «Районда массакүләм газлаштыру чоры узды, бүген газ тармагы хезмәткәрләре берөзлексез һәм аварияләрсез халыкны, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләрен газ белән тәэмин итә. Хезмәткәрләребез үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән җиренә җиткереп үтиләр, үз эшенең осталары», – дип билгеләп үтте мастер Алена Буряк.

Камил Гыйльфанов – тәҗрибәле слесарь

Камил Гыйльфанов район газ эксплуатация хезмәтендә газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь вазифасында 31 ел эшли. Ул Карман, Югары, Урта һәм Түбән Пәнәче авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

Камил Мөсәвир улы – Бура-Киртә авылы егете. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган егет туган якларга эшкә кайта. Пәнәчедә газ үткәргечләр төзүдә эшли башлый.

автор фотосы, Камил Гыйльфанов
автор фотосы, Камил Гыйльфанов

Эш көне: тикшерүләр, чакырулар, иминлек

– «1982 елда район газ эксплуатация хезмәтенә чакыру буенча эшкә килдем. Дүрт авылга хезмәт күрсәтәм, кирәк булганда, Иске Зәйдә, Зәйдә дә фатирлар, йортлар буйлап йөрибез. Газ плитәләре, котелларын тикшереп торабыз. Йортлардагы газүткәргечләрне карап торуга, төтен юллары, вентиляциянең эшләвенә зур игътибар бирәбез. Газ регулятор пунктларын карап тоту да – безнең бурычыбыз. Беренче урында иминлек булырга тиеш», – ди Камил Мөсәвирович.

Чакырулар буенча өйләргә дә йөрергә туры килә. Авылда яшәүчеләрнең күбесе пенсия яшендәгеләр, өлкәннәр бит. Алар арасында аңлату-профилактика эшләре дә алып баралар. Чакырулар булганда, көн-төн дими, урынга шунда ук чыгабыз. Күбрәк чакырулар җылылык сезоны башланганда һәм тәмамланганда була.

Слесарь һөнәре – заман таләбе

Газ белән тәэмин итүнең куркынычсызлыгы һәм ышанычлылыгы төп рольне уйнаган заманда газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь һөнәре торган саен әһәмиятлерәк була бара. Бу белгечләр газ системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итәләр, аварияләрне булдырмый калалар, йортларда һәм предприятиеләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итәләр.

Эш көненнән алып гаилә тормышына кадәр

Гыйльфановлар гаиләсе Югары Пәнәче авылында яши. Гаиләдә ике ул үскән. Кече уллары мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Улларының исәнлеген белеп, минем белән бар да яхшы, минем өчен борчылмагыз, дигән хәбәрен ишетү – әти-әни өчен иң зур сөенеч. Тормыш иптәше Галия апа – Азнакай якларыннан. Күршеләрендәге Рәмзия апага да ярдәм итеп, бер гаиләдәй яши Гыйльфановлар. Рәмзия апаның да ике улы да махсус хәрби операциядә иде, берсе һәлак булды. Авырлыкларны бергә күтәрәләр. Шундый кече күңелле, тырыш, намуслы гаилә башлыгы ул Камил Гыйльфанов.


Нет комментариев