Балалар иминлеге көн үзәгендәге мәсьәлә, шуңа да укулар башланганчы мәктәп биналарының террорчылык гамәлләреннән сакланышы махсус тикшерелде. Өйрәнүләр районның барлык 49 мәгариф учреждениесендә — мәктәпләрдән алып балалар бакчаларына һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә кадәр узды
Гимназиядә өйрәнүләр шартлы сценарий буенча үтте
Мәсәлән, шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Бөтенроссия террорчылыкка каршы өйрәнүләр шартлы террорчыларның уку йорты территориясенә үтеп кереп, кешеләрне заложниклар итеп алу сценарие буенча барды.
Тревога сигналына шунда ук шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре: Росгвардия, полиция, янгын сүндерү расчетлары, ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җитте. Өйрәнүләр барышында шулай ук гимназиянең барлык хәбәр итү системасының эше тикшерелде — сөйләм информаторларыннан алып мәгълүмат таблоларына һәм ашыгыч чакыру төймәләренә кадәр. Тревога сигналы штат режимында бирелде, барлык техник чаралар өзеклекләрсез эшләде.
- Мондый чаралар даими рәвештә уздырылачак, чөнки балаларның иминлеге өстенлекле булып кала.
Нет комментариев