Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең эшче яшьләре фестивальдә икенче урын яулады

Казанда «Пирамида» эшлекле-күңел ачу үзәгендә эшче яшьләрнең «Безнең заман — Наше время» мәдәни фестивале финалы үтте.

«Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча эшләүче «Социаль активлык» төбәк проекты кысаларында «Безнең заман – Наше время» эшче яшьләр мәдәни фестиваленең тагын бер сезоны тәмамланды. Уникенче тапкыр оештырылучы әлеге мәртәбәле фестивальдә Зәйнең эшче яшьләре дә актив катнаша. Быел да финалга район башкарма комитеты командасы һәм ГРЭС предприятиесенең талантлы яшьләре үтте.

Нәтиҗәдә безнекеләр сынатмады. Башкарма комитет командасы супер-финалда икенче урын алуга иреште. Ә аерым чыгышлар буенча караганда, кече форма вокал, вокаль ансамбльләрдә, үз-үзләрен тәкъдим итү номинациясендә икенче урыннарны алдылар, хореография ансамбле беренче урынга лаек булды. «Дан минуты» номинациясендә өченче урын бирелде.

ГРЭСлылар  күп кенә номинацияләрдә призлы урыннар алды. Аларның вокаль ансамбле (кече форма)  беренче урын яулады. Ә Борис Гришин белән Владимир Фокин “Дан минуты” номинациясендә  “Остазлык өчен” призы белән бүләкләнделәр. Владимир әле  фестиальдә иң күп катнашучы буларак “Безнең заман – Наше время” хәрәкәте ветераны буларак “Безнең заман герое” Кубогына һәм махсус кул сәгатенә ия булды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев