Зәй муниципаль районында «Пушкин картасы» программасы аша «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча актив эш дәвам итә.
Ноябрь аенда гына да “Пушкин картасы” буенча “Космос” кинотеатрында 6 фильм күрсәтелгән, аларда 250 билет сатылган.
Программа шәһәрне генә түгел, районның авыл җирлекләрен дә колачлый. Билетлардан Сәвәләй, Александр Бистәсе, Бохарай һәм Түбән Биш авылларының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары аеруча актив файдалана.
Көзге каникуллар вакытында тамашачылар «Морозко», «Чудо-Юдо», «Сказка о потерянном времени» кебек гаилә фильмнары һәм әкиятләрен карый алдылар. Шулай ук репертуарга «Руки вверх» биографик картинасы, «Битва моторов» тарихи-маҗаралы фильмы һәм «Рождение империи» тарихи драмасы кергән иде.
«Пушкин картасы» программасы яшьләрнең мәдәни үсешендә мөһим роль уйный. Проект 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә бөтен ил буйлап мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Бу үсеп килүче буынны мәдәни мираска тартуга, эстетик зәвык формалаштыруга һәм дөньяга карашны киңәйтүгә ярдәм итә.
Зәй муниципаль районы өчен программада катнашу - шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары өчен мәдәни чараларны бердәм карый алу мөмкинлеге. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында проектны гамәлгә ашыру буыннар арасында мәдәни элемтәләрне ныгыта һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен уңай мохит тудыра.
Нет комментариев