Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй рәссамы шәхси күргәзмәсе — үзәк китапханәдә

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә рәссам — скульптор Фазыл Шиаповның шәхси күргәзмәсе ачылды.

«Тынлыкта күпме мәгънә» дип исемләнгән күргәзмәдә аның 126 уникаль эше — май белән язылган картиналары, шаржлары, скульптура композицияләренең миниатюр макетлары тәкъдим ителгән.

Үз сәнгатен сөючеләр белән очрашуда рәссам үзенең осталык серләре белән уртаклашты, үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Фазыл Әгъләм улы барлык сорауларга да бик теләп җавап бирде, киләчәккә планнары һәм фикерләре белән уртаклашты, иҗаты белән бәйле бик күп кызыклы мизгелләргә тукталды. Ул ил чемпионнары булган «Ак Барс» хоккейчыларының үз логотипларына әйләнгән барс башын стильләштереп эшләгән, биш ел рәттән Туниста эшләгән, анда кайчак унике метр биеклеккә җиткән пенопласттан карнавал фигуралары ясаган, «Могҗизалар кыры» капитал-шоу юбилей чыгарылышында катнашкан һәм Леонид Якубовичка аның статуясын бүләк иткән. Ленин образын гәүдәләндергән, авыл храмының гөмбәзен бизәүдә катнаша, Зәйдә азатлык китерүче солдат һәйкәленең яңа бронза монументын ясау өстендә эшли. Гаиләсенә килгәндә, ул дүрт ул атасы.

Күргәзмә ачылу тантанасында рәссамга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады, авторга шат күңелле, оригиналь эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Аның картиналары һәм скульптуралары Зәй халкы күңеленә күптән хуш килде. Үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина Фазыл Шиаповка иҗади хезмәттәшлеге һәм китапханәдә картиналар күргәзмәсен оештыруы өчен рәхмәт белдерде.

Роза Илалтдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев