Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй гүзәле Чаллы театрында эшли

Бура-Киртә авылыннан Алсу Сәгыйдуллина — театр артисты.

«Сабантуй гүзәле», «Нәүрүз гүзәле» бәйгеләрендә район данын яклап җиңүләр яулаган Бура-Киртә авылы кызы Алсу Сәгыйдуллинаны газета укучыларыбыз яхшы белә.

Алсу — хәзер Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты. Без талантлы кызыбызның бүгенге тормышы, уй-хыяллары турында аның белән әңгәмә кордык.

— Алсу, син мәктәп елларыннан ук районда узучы бик күп конкурс-бәйгеләрдә үзеңне сынап килдең. Иҗат юлын сайларга нәрсә этәрде?

— Мин балачактан сәхнәгә гашыйк. Әти-әнием дә сәнгать өлкәсендә хезмәт куялар. Әнием Рузилә — мәдәният йорты директоры, әтием Рәфкәт — сәнгать җитәкчесе. Алар кечкенәдән миндә иҗатка карата кызыксыну уяттылар. Ләкин мин моңа артык игътибар бирмәдем, бу өлкәне сайлармын дип һич тә уйламадым. Әниемнең хыялы мине сәхнәдә күрү иде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә актер осталыгы факультетына укырга кергәч, баштанаяк иҗатка чумдым, булачак һөнәремне дә сәхнә белән бәйләргә булдым, киләчәккә максатлар куеп, зур планнар белән яши башладым.

— Ничек Чаллы театрына килеп эләктең?

—Диплом спектакльләренә безгә Туймазы һәм Минзәлә театрыннан килгәннәр иде. Мине Туймазы театрына эшкә чакырдылар. Тик минем башка республикага күченеп, туганнарымнан ерак китәсем килмәде. Чаллы татар дәүләт драма театры тормышы белән кызыксынып барып, труппага эләгү турында хыяллана идем. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов мине тыңлаганнан соң, кулыма китап тоттырды һәм Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» әсәреннән Сәвиләнең сүзләрен өйрәнергә кушты. Шулай итеп, минем беренче ролем барлыкка килде һәм мине эшкә алдылар.

— Буш вакытларыңны ничек уздырасың?

— Хәзер Чаллы дәүләт педагогика университетында югары белем алам. Театрдан тыш вакытымны туган авылым Бура-Киртәгә кайтып, якын кешеләрем белән уздырырга яратам.

— Нинди тамашаларда тагын сине күрергә була?

— Алдагы елда «Яшь йөрәкләр» спектаклен караганда, Сәрби роле күңелемә кереп калган иде. Быел инде аны уйнау бәхетенә дә ирештем! Әлеге сезонда мин «Бик сагынсаң әгәр», «Авыл эте Акбай», «Яшь йөрәкләр», «Туйга ничә көн кала», «Ак калфак» спектакльләрендә рольләргә кертелдем.

 Алсу, быел синең «Тантана» театр премиясендә «Дебют» номинациясендә җиңүеңне дә ишеттек. Сиңа алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев