Зәй «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы – «Алтын сокол-2026» дипломанты
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы – «Алтын сокол-2026» дипломанты

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае «Алтын сокол-2026» XX Бөтенроссия мәдәният учреждениеләренең мәдәни – ял итү эшендәге иң яхшы нәтиҗәләре ачык конкурсы дипломанты булды. Анда катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.

Россия Оборона министрлыгының М.В. Фрунзе исемендәге Россия Армиясе үзәк йорты ярдәмендә оештырылган әлеге масштаблы проект ел саен бөтен илдән иң яхшы мәдәни учреждениеләрне берләштерә. Быел исә әлеге мәртәбәле бәйгедә “Энергетик” Мәдәният сарае коллективы катнашып зур бәягә лаек булды. 

Дәрәҗәле конкурста  диплом алу  Зәйдәге сәнгатьнең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат исбатлый һәм район сәнгать әһелләренең  көндәлек хезмәтен  тану булып тора.


Нет комментариев