Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Түбән Биш үзешчәннәре Данил Салиховның «Мөхәммәт» драмасын сәхнәләштерде

Хәзер үзешчәннәр әлеге спектакль белән район авылларына чыга. Күптән түгел Югары Пәнәчедә булдылар.

...Кинәт поезд кычкырткан тавышка, сәхнә яктыра, сугыш чорындагы киемнәрдән карт-корылар, бала-чагалар, ире, хатыны чыга. Аларның кайсы сата, кайсы ала, кайсы каршы ала. Әлмөхәммәт кенә сәхнәнең алгы планында олы толып күтәргән дә әле бер якка, әле икенче якка йөгерә. Поездның тормоз башмакларын сызгыртып туктавы ишетелә. Бераздан Әлмөхәммәт, Мөхәммәтне толыбына төреп күтәргән хәлдә, алгы планга килә. Җиргә куя. Тезләнә дә күкрәгенә кыса. Икесе дә үкси-үкси, бер-берсенә капланып елыйлар. «Әткәй, янәдән бишек баласы булып кайттым бит. Бишек баласы аякка бер басып, тәпи атлап китә, мин кабат атлап китә алмаячакмын. Мин бит сиңа гомерлек бәла...» — дип ачыргалана.

Рольләрне оста итеп бүлү, музыкаль бизәлеш, декорация, костюмнар, утлар бирелеше — һәрберсе уйланылган, җиренә җиткерелгән. Уйландыра, тетрәндерә торган тамаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев